Самоучитель татарского на каждый день - Ф. Сафиуллина
Шрифт:
Интервал:
Закладка:
* * *
Кадерле дуслар! Татар теле дəреслəре тəмамланды. Сезгə зур уңышлар, шатлыклы кӨннəр, исəнлек-саулык, ак бəхетлəр телəп калам. Кем дəреслəр белəн танышып барды, аларга зур ихтирамымны белдерəм. Рəхмəт сезгə!
Укытучыгыз — азан дəүлəт университетыны татар теленə өйрəтү кафедрасыны мөдире профессор Флера ханым Сафиуллина.
КУШЫМТАКекстлар
Гомəр Бəширов
(Татарстанның халык язучысы, Тукай бҮлəге лауреаты, ДəҮлəт премиялəре лауреаты).
Менə тамаша
Укытучы дəрестə балаларга яңа тема аңлаткан.
— Барыгыз да аңладыгызмы? — дигəн.
— Юк, аңламадык! — дигəннəр укучылар.
Икенче мəртəбə аңлатып чыккан да, тагын сораган:
— Инде аңладыгызмы?
Балалар тагын хор белəн:
— Юк, аңламадык, — дип Җавап биргəннəр.
Укытучы Өченче мəртəбə аңлаткан да:
— Инде аңлагансыздыр бит? — дигəн.
— Юк, бу юлы да аңламадык əле! — дигəннəр.
Укытучы моңа бик аптырап, башын кашырга тотынган.
— Мин инде хəтта Үзем дə аңладым. ə сезгə Һаман да барып
Җитми икəн əле, — дигəн.
Фамилияне корбан итеп…
Мəгариф бҮлегенең инспекторы белəн мəктəп директоры урамнан баралар икəн. Койма буена утырткан канəфер чəчəген ботарлап маташучы бер малайга кҮзлəре тӨшкəн.
— Менə тəрбия нəтиҖəсе! — дигəн инспектор.
Директор, кызарынып, малайга:
— Халитов, нишлəвең бу?! — дип кычкырган.
— əти, безнең фамилия Хамитов бит, оныттыңмыни? — дигəн малай.
Булышкан
Атасы эштəн кайткач, малаеннан хəл-əхвəл сораша башлаган:
— Я, бҮген ни эшлəр бетердең? Уйнарга чыктыңмы? — дигəн.
— Юк, беркая да бармадым.
— Ни генə эшлəдең соң?
— Мин əнигə минем Өйгə бирелгəн мəсьəлəлəрне чишəргə булыштым.
Телевизор шаукымы
— Балалар, — ди укытучы. — БҮген кич ай тотылачак. Бу — табигатьтə бик сирəк була торган бик кызык кҮренеш. Ай нəкъ 21 сəгать 45 минутта тотыла. Карарга онытмагыз.
Соңгы партада утырган бер малай:
— Апа, кайсы программада тотыла ул? — дип сорый.
Тереклек иясе
Укытучы:
— Җирдə дə, суда да яшəҮче Җан иялəрен ничек дип атыйлар?
Укучы:
— Матрос, дип…
Менə сиңа…
— ГҮзəл, нигə бҮген мəктəпкə бармадың? — дип сорый кҮрше апа беренче класста укучы кыздан.
— Минем температурам бик зур…
— КҮпме?
— Кырык.
— Кырык?! — дип гаҖəплəнде кҮрше апа.
— əйе, əнием утыз Җиде дə Өч, диде. Кушкач, кырык була ич…
Физика дəресендə…
Укучы сӨйли:
— Архимед судан чыга да «Эврика!» дип кычкыра.
— Бу нəрсəне аңлата инде? — ди укытучы.
— «Эврика» «таптым» дигəнне аңлата.
— Архимед нəрсə тапкан була инде?
— Нəрсə, дип… Сабындыр инде.
Яңа шəҺəр
— Йолдыз, син нинди шəҺəрлəр белəсең?
— МəскəҮ, Казан, Петербург, Командировка…
— Командировка дигəн шəҺəр дə бармыни?
— əйе, минем əти гел шунда бара.
И замана, замана…
География дəресендə бер укучы Кавказ тауларын Һиндикуш белəн бутаган, картада Африка чҮллəрен Боз диңгезеннəн эзли икəн.
— Ярый алайса, Үз якларыбызга кайтык. Волга белəн Жигули кайда?
— «Волга» кҮрше абый гаражында, ə «Жигули» безнекендə…
Башында… Җиллəр
Математика дəресендə укытучы:
— Гəрəй, унбергə унберне кушкач, ничə була? — дип сорый.
— Ике футбол командасы килеп чыга, — ди малай.
Үзенчə
— Укучылар, тəҮлектə ничə сəгать вакыт бар? — дип сорый укытучы.
— Егерме ике, — дип Җавап бирə укучы.
— Ничек алай?
— КҮптəн тҮгел генə Үзегез кӨннəр ике сəгатькə кыскара, — дип əйттегез ич…
Йота бит!
Мəликə анасы белəн «Диңгез тӨбендə» дигəн мультфильм карыйлар икəн. Кинəт кызый анасына кычкырган:
— əни! СҮндер тизрəк телевизорны!
— Ни булды, кызым? — дигəн анасы.
— КҮрмисеңмени? əнə акула алтын балыкны куып килə, йота бит инде, йота!
Телефонда
— Алло! Арпаязмы бу?
— əйе, Арпаяз. ə син кем?
— Мин интернаттан.
— əҺə! Аңлашыла. Арпаязда сиңа кем кирəк?
— əнинең хəлен белəсем килгəн иде…
— ə, алаймы? əниең исəн-сау, матур гына яшəп ята. Бая бəрəңге ала иде…
— əнине телефонга чакырмассыңмы икəн, абый, ə?
— Була ул! Синең анаң ни исемле əле?…
Уннан биш…
КӨтҮче Үзенең улына кӨтҮдəге атларны санап килергə кушкан. Улы санап килгəн дə əйткəн:
— Егерме бӨтен, уннан биш! — дигəн
— «Уннан биш» дигəнең нəрсə?
— Тай!.. — дигəн улы.
Менə гаҖəп!
— əни, син кайда тугансың?
— Мин Казанда туганмын, улым!
— əти кайда туган?
— Ул МəскəҮдə туган.
— ə мин кайда тудым?
— Син авылда тудың.
— Менə бит ничек! Өчебез Өч Җирдə туганбыз, шулай да бер-беребезне тапканбыз.
Эшлекле сорау
— Бабай, син кайчан бабай булдың?
— Син тугач, улым.
— Алайса, моның Өчен син миңа нəрсə бирəсең?
ШҮрəле кайда яши?
— Бабай! Синең ШҮрəлене кҮргəнең бармы?
— Бар.
— Кайда?
— Тукай китабында.
— ə ул кайда кҮргəн?
— Ул əкияттə кҮргəн…
Курчак əнисе
— Кызым, курчагыңны кҮрмим. Кая куйдың?
— Мин аны йокы бҮлмəсенə кертеп яткырдым. Хəзер телевизордан балаларга ярамый торган фильм кҮрсəтəчəклəр.
— ə сиңа ярыймыни?
— Мин курчакның əнисе бит. əнилəр белəн əтилəргə карарга ярый аны…
Ул да укый
Бер егет кӨн саен китапханəдəн бер китап ала да икенче кӨнне Үк тапшыра икəн. Китап бирҮче кыз беркӨнне аңа алгебра дəреслеген биреп Җибəргəн. Егет икенче кӨнне Үк аны тапшырырга килгəн. Кыз сорашкан:
— Кызык китапмы? Нəрсə турында?
Егет бик белгəндəй сӨйлəп киткəн:
— əй, əллə нəрсəсе юк ла. Алгебра исемле бер кыз булган, шуның маҖаралары турында икəн.
Тапкыр Җавап
Бер студенттан:
— Ник син Һəрвакыт театрда галеркада утырасың? — дип сорыйлар икəн.
— Кинода беренче рəттə утырып туйдым, — дип Җавап биргəн студент.
Җамалый кодаларда
Бер кеше Үзенең танышын кунакка чакырган.
— Сез кайда торасыз соң? — дип сораган теге кеше.
— Без Җамалый кодалар янында торабыз, — дигəн чакыручы.
— ə Җамалый кайда тора?
— Ул безнең янда тора, — дигəн теге кеше.
Җор кеше
Үлəр вакыты Җиткəч, бер Җор кеше иң якын дустын чакырып китергəн дə, аңа сəгатен бҮлəк иткəн.
— Минем тӨсем итеп тотарсың. Мин мəңгелек йортка китəм, анда вакытны белҮ Һич зарур тҮгел, — дип шаярткан.
Авыл саен йорт сал
əти кеше, малаена васыять итеп, авыл саен йорт салырга кушкан.
— Ул кадəр байлыкны кайдан алыйм, əти? — дигəн малае.
— Аның Өчен байлык кирəкми, Һəр авылда танышларың, дусларың булсын, — дигəн атасы.
Суны каян ала?
Су тегермəнле авылда яшəҮче ике агай, ерак сəфəргə чыккач, Җил тегермəне яныннан Үтəлəр икəн.
— əй дим, бу тегермəн ничек эшли икəн? — дип сораган бер — Ник, Җил тегермəне бит ул.
— Җил тегермəне икəнен Үзем дə белəм, суны кая ала икəн?
Саранның Җавабы
Саран кеше кунакка баргач, чəй салучы əби моннан сорый икəн:
— Чəйне куе эчəсеңме, сыекмы? — дип.